ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Балтач районында Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

22 октябрь 2019, 09:10 , Фото: baltach.ru

Балтач районында Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр Мостай Кәрим башкорт, Россия, дөнья әдәбияты классигына әверелде.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Балтач районы мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган төрле чаралар үткәрелә. Бу турыда "Балтач таңнары" газетасы хәбәр итә.

Данлыклы шәхеснең олы юбилее алдыннан Балтач районы мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә, мәдәният йортларында һәм клубларында төрле конкурслар һәм кичәләр, күргәзмәләр һәм презентацияләр, Мостай укулары, аның әсәрләрен уку флешмоблары, акцияләр һәм бергәләп фильмнар карау оештырылды. Чөнки аның әсәрләре, шигырьләре, повестьлары, хикәяләре яктылык, игелек һәм кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган.

Башкорт халкының бөек улы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу юбилеен бөтен Республикада билгеләделәр. Халык шагыйре, прозаик, драматург, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое - аның исеме Башкортстанда гына түгел, бөтен ил буенча һәм аннан читтә дә билгеле.

Мостай Кәрим башкорт, Россия, дөнья әдәбияты классигына әверелде. Аның турындагы истәлекләр буыннан-буынга тапшырылачак әле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10