ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Татарстан Хезмәт министрлыгы эшне югалту куркынычы зур булган өлкәләрне атады

21 октябрь 2019, 21:07

Эштән азат ителүгә аеруча банк секторы һәм иминият компанияләре хезмәткәрләре дучар булырга мөмкин, диделәр ведомствода.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанның банк секторында һәм иминият компанияләрендә эшләүче кешеләргә эшләрен югалту куркынычы зур. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эшне югалту куркынычы зур булган өлкәләргә килгәндә, бу - банк өлкәсе һәм иминият компанияләре», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Искәртеп узабыз, элегрәк «Известия» газетасы илдә һәр унынчы компания киләсе елда персоналны кыскартуны планлаштыра, дип хәбәр иткән иде. Эш бирүчеләрдән сораштыру нәтиҗәләре буенча HeadHunter белгечләре әнә шундый нәтиҗәләргә килгән. Шул ук вакытта эш бирүчеләрнең яртысы 2020 елда окладларны арттыруга исәп тота.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында шулай ук кыскартулар турындагы хәбәргә игътибар иттеләр. Анда 2020 елда эшсезлек күрсәткечләре хәзерге дәрәҗәдә сакланачак, дип белдерделәр. 1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, мәшгульлек хезмәте органнарында 662 меңнән артык кеше теркәлгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10