ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Чистай үсеш территориясенә ике яңа резидент керергә әзер

21 октябрь 2019, 20:18 , Фото: tatarstan.ru

Чистай үсеш территориясенә ике яңа резидент керергә әзер
 Комиссия ике яңа предприятие — кондитер фабрикасы һәм электротехник эшләнмәләр җитештерү заводы булдыруны хуплады.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге комиссия «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә ике яңа инвестиция проектын гамәлгә ашыруны хуплады. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Союз» компаниясе «Чстай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә пирожныйлар җитештерү буенча кондитер фабрикасы төзү проектын тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә.

Совместное заседание инвестиционного совета 
Республики Татарстан и комиссии по рассмотрению 
заявки на заключение соглашения об осуществлении 
деятельности на территории опережающего 
социально-экономического развития "Чистополь".
Проводит Премьер-министр
Республики Татарстан
А.В. Песошин.

Кондитер фабрикасында 125 яңа эш урыны булдырырга ниятлиләр. «Союз» компаниясе эшчәнлеге эчке базарга да, продукция экспортына да юнәлдерелгән.
«Элтех» компаниясе Чистайда электротехник эшләнмәләр һәм узеллар җитештерү буенча завод төзергә планлаштыра. Эшчәнлекнең төп өлкәсе — электрон блоклар һәм агым генераторларын әзерләү», - диделәр Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.

Фирма продукциясенең төп заказчылары - Татарстан, Ростов һәм Мәскәү өлкәләреннән электроника өлкәсендәге компанияләр. Чистайда эшләнмәләр заводында 44 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Совместное заседание инвестиционного совета 
Республики Татарстан и комиссии по рассмотрению 
заявки на заключение соглашения об осуществлении 
деятельности на территории опережающего 
социально-экономического развития "Чистополь".
Проводит Премьер-министр
Республики Татарстан
А.В. Песошин.

Ике инвестиция проекты да Татарстан Инвестиция советы һәм алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе әгъзалары тарафыннан хупланды. Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта шулай ук «Союз» һәм «Элтех» компанияләренә яңа төзелеш өчен җир кишәрлекләрен торгларсыз арендага бирергә карар иттеләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10