ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Мамадышта фермерлар мал-туарга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә

21 октябрь 2019, 19:49 , Фото: Владимир Васильев

Мамадышта фермерлар мал-туарга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә Быел Татарстанда 500 дән артык кеше укытылган.

(Мамадыш, 21 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мамадыш районында терлекчеләр, фермерларны мал-туарга беренче ветеринария ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр. Ике атналык укыту программасының яртысы теориягә, яртысы практикага багышланган. Бүген журналистларга Мамадышта шул хакта сөйләделәр.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, ветеринария хезмәтенең күп өлеше физик хезмәттән тора. "Зур хуҗалыкларда да югары белемле табиблар янына ярдәмчеләр кирәк. Ветеринария санитарлары кирәк, аларның һәркайсын да Казанга алып барып укытып булмый, шуңа күрә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, ветеринария академиясе белән берлектә, шундый укулар оештырабыз", - диде.

2016-2017 елларда 450 кеше укыган. Быел да барлык районнарда уку программасы узачак. Бүгенгә 500дән артык кеше укытылган. "КФХлар, шәхси хуҗалыклар бар, көн саен ветеринар артыннан йөри алмый, шуңа күрә беренче ярдәмне алар үзләре күрсәтә белсә, яхшы", - диде Алмаз Хисаметдинов.

Бүген укуның беренче көне, 16 кеше җыелган. Казан дәүләт ветеринария академиясе профессоры Ализаде Гасанов яшь бозауларга антибиотиклар тәэсирен, ашказан-эчәк трактын юдыру тәртибе турында сөйләде. Ике антибиотикны кушып бирү нәтиҗәсез булырга мөмкин, башта сизгерлекне билгеләргә кирәк, диде.

"Шакиров КФХ" башлыгы Зөфәр Шакиров бу уку турында күптәннән хыялланганын әйтте. "Мал-туар белән шөгыльләнгәч, кирәге чыга. Без инде күбесен практикада эшлибез, ләкин кайсын фәнни телдә белмибез, кайсын вакытында эшләмибез. Шуларны төгәл белергә иде исәп. Үзебезнең ветеринарлар укол кадау, система куюны да өйрәткән иде, ләкин дөрес эшлибезме, карарга кирәк", - диде.

Бүген Зөфәр Шакиров фермасында 18 баш савым сыеры асрый, симертүдә 60-70 үгез, таналары бар. "Сарай салып ятабыз, тагын 50 башка арттырырга исәп. Бүген яшь бозауларда эч китү, дисбактериоз, тууга ничек итеп тәрбияләү серләрен белдек. Антибиотиклар дисәләр дә, без күбрәк халык медицинасы чараларын кулайрак күрәбез инде", - диде ул журналистларга.

Теорияне Казан дәүләт ветеринария академиясе мөгаллимнәре өйрәтә. Практикада Мамадыш ветеринария берләшмәсе һәм Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре күрсәтәчәк. Мамадыш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусов барлыгы 47 ветеринария белгече эшләгәнен әйтте. Районда аларның саны җитәрлек.

Бүген укуның практик өлеше Дүсмәт авылында "Т.Павлова фермер хуҗалыгы"нда узды. Биредә сыерга укол кададылар, койрык астыннан лейкоз, бруцеллезга кан анализы алдылар. "Анализларны, вакцинаны, эпизоотик иминлек чаралар кысаларында, көзен-язын казыйбыз", - диде баш эпизоотолог Валентина Телешева. Алга таба бозау тууга беренче сәгатьләрдә имчәк каптыру, күпме сөт эчертү һәм башка тәрбияләү серләрен өйрәтәчәкләр.

Николай Павлов фермер хуҗалыгында 100 баш сыер бар, гомуми 327 баш терлек исәпләнә. Тәүлегенә 1,5 тонна савалар, 1,2 тоннасын саталар. Литры өчен 18 сум 50 тиеннән Мамадыш сөт комбинатына тапшыралар.

"Дуңгызчылык белән башлаган идек, африка чумасы аркасында мөгезле эре терлеккә күчтек", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10