ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә укучы авызына скотч ябыштырган укытучы белән тикшерүчеләр кызыксынды

21 октябрь 2019, 19:21

Тикшерүчеләр вакыйга шаһитларыннан һәм мәктәп җитәкчелегеннән әлеге хәл турында сораштыра.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Беренче сыйныф укучысының авызына скотч ябыштырган Әлмәтнең бер мәктәбе укытучысы белән тикшерүчеләр кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 9 октябрьдә Әлмәт мәктәпләренең берсендә укытучы дәрес вакытында 7 яшьлек бала авызын скотч белән ябыштырган.

Бу күңелсез хәл турында полициягә укучының әти-әнисе хәбәр итә. Әлеге факт буенча тикшерү башланды. Тикшерүчеләр шаһитлардан һәм мәктәп персоналыннан, шулай ук вакыйга шаһитларыннан сораштырачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча укытучы һәм мәктәп җитәкчелеге гамәлләренә бәя биреләчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Татарстан прокуратурасы Әлмәт мәктәпләренең берсендә балалар авызын скотч белән ябып кую турындагы мәгълүматны тикшерүен хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10