ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Свердловск өлкәсендә «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе узды

21 октябрь 2019, 18:48 , Фото: tatar-congress.org

Свердловск өлкәсендә «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе узды Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь крае Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан 40тан артык иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар булды.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). 19 октябрьдә Свердловск өлкәсенең Аракай авылы мәдәният йортында милли уен коралларында уйнаучыларның «Уйнагыз гармуннар»V төбәкара конкурсы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан 40тан артык иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар Аракай шәһәрендә узачак конкурста катнашу өчен теләк белдерделәр.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, легендар гармунчы-тальянчы Фән Вәлиәхмәтов җитәкчелегендәге жюрида Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Резванова, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Гобәев бар иде. Жюрига эш катлаулы булды. Баянчылар, хромка, Саратов, Нократ гармунчылары һәм тальянчылар татар халык көйләрен башкару осталыгында көч сынашты.

Алар белән беррәттән кубыз яки варган, курай, мандолина, домраны да күрергә һәм ишетергә була иде. Чиләбе өлкәсенең Роза Мөхәррәмова җитәкчелегендәге «Ләйсән» халык ансамбле тәҗрибәле фольклорчылары көйләрне кулларындагы кул пычкысында, көл җыю соскычында, самавыр торбасы һәм капкачында, гади сепаратор барабаны боҗраларында һәм бик күп башка гадәти әйберләрдән чыгардылар.

Ачыт районыннан Эльза һәм Илнур Садыйковларның инструменталь дуэты осталык һәм төгәллек белән гаҗәпләндерде. Башкортстан Республикасыннан Катай халык этно-төркеме буларак танылган иҗади коллективлар белән беррәттән Әҗиголнең «Ышаныч» балалар ансамбле, Чиләбе өлкәсенең балалар инструменталь ансамбле, Аракайдагы кашыкчылар балалар ансамбле дә катнашты. Димәк, халык традицияләре дәвам итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10