ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт Советында этне коткарудан баш тарткан ветеринария табибы эшен тикшерделәр

21 октябрь 2019, 18:23 , Фото: архив/Рамиль Гали

Дәүләт Советында этне коткарудан баш тарткан ветеринария табибы эшен тикшерделәр Түбән Камада ветеринария табибы, ясалган прививкалар турында мәгълүмат булмавына сылтап, үлем хәлендәге эткә ярдәм күрсәтмәгән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада үлем хәлендәге эткә ярдәм итүдән баш тарткан ветеринария табибы кансызлык күрсәткән. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев белдерде.

«Бу очракта паспорт һәм прививкалар турында мәгълүматлар булмау - формаль сәбәп. Вакытында ничек ярдәм итәргә кирәклеген табиб белә бит. Бу өлкәдә эшләп, хайваннарны ничек шулай яратмаска була?!» - дип ачулана Һадиев. Парламентарий аңлатмасын «Бердәм Россия» мәгълүмат үзәге китерә.

Таһир Һадиев хокук саклау органнарында һәм шәһәр ветеринария хезмәтендә ветеринария эшенә тиешле бәя биреләчәгенә ышаныч белдерде. «Дөресен генә әйткәндә, бу очрак – Түбән Кама өчен хас күренеш түгел. Мин анда хакимият дәрәҗәсендә хайваннар проблемаларына нинди игътибар бирелүен беләм, шәһәрдә волонтер-зоояклаучылар бик актив эшли. Әмма бу очрак - безнең барыбыз өчен дә хәвефле сигнал», - диде депутат.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне Түбән Кама такси йөртүчесе «Кама кунакханәсе» тукталышы янында өлкән яшьтәге ир-ат белән йөргән этне бәрдергән. Эт хуҗасы ярдәм сорап ветеринария хастаханәсенә мөрәҗәгать итә, тик аңа хайванга паспорт һәм прививкалар турында мәгълүмат булмау сәбәпле, ярдәм итүдән баш тарталар. Нәтиҗәдә, эт клиника бусагасында җан биргән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10