ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

«Бердәм Россия»гә белем бирү проектларын координацияләү тәкъдим ителде

21 октябрь 2019, 17:41 , Фото: gossov.tatarstan.ru

«Бердәм Россия»гә белем бирү проектларын координацияләү тәкъдим ителде Татарстанда «Үсеш локомотивлары» Стратегик инициативалар конкурсы» белем бирү программасы уңышлы гамәлгә ашырылды, диде парламент башлыгы.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан «Бердәм Россия» партиясенә Идел буе федераль округында белем бирү проектларын уздыруны координацияләргә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Үсеш локомотивлары» Стратегик инициативалар конкурсына йомгак ясаганда белдерде.

«Үсеш локомотивлары» Стратегик инициативалар конкурсы Татарстанда уңышлы гамәлгә ашырылды», - диде парламент башлыгы. «Алай гына да түгел, «Бердәм Россия»нең үзәк аппараты безгә Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә мондый конкурсларны үткәрүдә координацияләүче рольне йөкләү тәкъдиме белән чыкты. Миңа калса, баш тартырга ярамый, әгәр каршы килмәсәгез, без бу тәкъдимне кабул итәчәкбез. Бу безнең мөмкинлекләрне киңәйтә, катнашучыларга башка төбәкләрдә ничек яшәүләрен, нинди проблемаларны хәл итүләрен һәм билгеле максатларга ирешү өчен нинди яңалыклар тәкъдим итүләрен карарга мөмкинлек бирәчәк», – дип өстәде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин конкурста актив тормыш позициясе булган күп кенә кешеләр катнашканлыгын әйтте. «Без форматны бераз үзгәрттек – конкурста 40 яшькә кадәрге кешеләргә, ягъни үзләрен тапкан һәм үз-үзләрен күрсәткән кешеләргә катнашу мөмкинлеген бирдек. Бу конкурс эшчәнлеген баетты. Әлеге конкурсны үткәргәндә игътибар белем бирү өлешенә юнәлтелде», - диде ул.
  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10