ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Приставлар балаларына 870 мең сум бурычлы булган Казан алиментчысын тоткан

21 октябрь 2019, 17:12

46 яшьлек ир-ат ике баласына ярдәм күрсәтмәгән, өстәвенә, приставлардан качып йөргән.

(Казан, 21октябрь, «Татар-информ»). Приставлар Казанда яшәүче 46 яшьлек алиментчыны тоткан. Ир-ат эзләүдә булган. Ул балаларына 870 мең сум бурычлы. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

46 яшьлек Казан кешесенең ай саен ике баласына хезмәт хакының өчтән бер өлешен түләп барырга тиеш булуы ачыкланган. Әмма ир-ат сабыйларга ярдәм итүдән качып йөргән.

Суд ваемсыз әти кешене «Балигъ булмаган балаларны тотуга акча түләмәү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм аңа 90 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән. Тик ир-ат акча түли башламаган, өстәвенә, приставлардан качып йөри башлаган. Алимент түләмәүчене эзләүгә биргәннәр һәм тиздән тотканнар.

Шуннан соң ир-ат балалар алдындагы бурычын тулысынча каплаган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10