ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Алмаз Хисаметдинов: Безнең бурыч - үләт базларыннан китү

21 октябрь 2019, 16:47

Алмаз Хисаметдинов: Безнең бурыч - үләт базларыннан китү Татарстанның 19 районы, шул исәптән, Мамадыш районында терлек җәсәдләре, биологик калдыклар заводта эшкәртелә башлаячак.

(Мамадыш, 21 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда берничә ел эчендә үләт базларын бөтенләй бетерү ниятләнә. Биологик калдыкларны җыю машинасы белән терлек калдыклары Алабугадагы заводка илтеп тапшырыла һәм шунда утильләштерелә. Бүген Мамадышта журналистларга ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бу эшчәнлекнең әһәмиятен сөйләде. "Безнең бурыч: үләт базларыннан китү", - диде.

2014 елда бу проект сынау рәвешендә Саба районында эшли башлый. Биологик калдыкларны җыю һәм аларны утильләштерү буенча Алабуга районының «Сария» заводы белән эшчәнлек алып баралар. Бу эшне башка районнарда җәелдерү максатыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, 19 муниципаль районга контейнерлар һәм махсус автотранспорт сатып алуга акча бүлеп бирелгән.

"Республикада үләт базлары күбесе тулды, яңаны төзер өчен дә зур суммада акча кирәк. Һәр үләт базы кырыенда 1 километр санитар саклану зоналары. Ул зоналар төзелешкә дә комачаулый. Алар янына якын килеп булмый. Яңа үләт базлары төземәс өчен, Президент программасы нигезендә, районнан биологик калдыкларны җыю өчен шундый транспорт ясалды", - диде Алмаз Хисаметдинов.

Аның сүзләренчә, бу машина сугым пунктларыннан, дуңгызчылык, кошчылык фабрикаларыннан, республикадагы алты ит комбинатыннан, шәхси хуҗалыклардан биокалдыкларны җыячак. Терлек калдыклары контейнерга бушатыла. Атнага бер тапкыр Алабугадагы "Сария" заводына илтеп таршырылачак.

"Машина төрле һава шартларына яраклы, бөтен тәгәрмәчләре дә тарта торган, дизель двигателе куелган. Арбасы да тулысынча ябулы итеп, дезинфекция ясарга җайлы итеп эшләнгән. Төйи торган краны, алдында терлекне тарттырып китереп өчен лебедкасы бар. Берне эшләткән идек, уңышлы чыкты. 19 районга контейнерлар, машина кайтарылачак. Ел ахырына кадәр тәэмин итеп бетерәчәкбез", - дип әйтте Алмаз Хисаметдинов.

Программа буенча бу һәм киләсе елга 98 миллион сум акча бирелгән. Икенче елга тагын 19-20 районга контейнерлар һәм машиналар алу планлаштырыла. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, бу рәвешле эшли башлауга ук, үләт базлары бетә дигән сүз түгел. "Үзебезнең комачауламый торган җиргә күчерү схемасы бар. Себер түләмәсе булмаган җирдә казып алып, комачауламый торган урынга күчерәбез. Берничә ел эчендә әкренләп бетерербез", - диде.

Кеше терлеге үлсә, үзе диспетчерга шалтыратырга тиеш була. "Телефон номеры авыл советларына, хуҗалыкларга бирелә. Үлем-китем булган очракта, кеше шалтырата да алып китәләр. Бу мәче-этләргә дә кагыла", - диде ветеринария идарәсе башлыгы. Бу хезмәт бушлай күрсәтелә. Киләчәктә юл чыгымнары өчен түләү кертелү ихтимал.

Биокалдыкларны эшкәртеп, заводта терлек азыгына кушылмалар ясыйлар. Завод көненә 600 тонна эшкәртә. Алмаз Хисаметдинов Саба районы тәҗрибәсен уңай бәяләде. "Программа үзен яхшы яктан күрсәтте. Комачаулый торган үләт базларыннан котылды. Күпмесендер япты, күчерде. Район буенча дүрт үләт базы калдырылды, калганнарын күчереп, чистартып бара", - диде Алмаз Хисаметдинов.

Мамадыш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусов әйтүенчә, бүген 29 үләт базы бар, 1965 еллардан ук кулланылган икесе ябылган. "Аларны ябарга кирәк, алар барыбер инфекция генә тарата", - ди ул. 

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10