ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Санкт-Петербургта «Татар ишегалды»ның тантаналы ачылышы узды

21 октябрь 2019, 15:53 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Санкт-Петербургта «Татар ишегалды»ның тантаналы ачылышы узды Фестивальне ачу тантанасында Санкт-Петербургның Кызыл Гвардия районы башлыгы Евгений Разумишкин һәм Азнакай муниципаль районы вәкилләре катнашты.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). 19 октябрьдә Санкт-Петербургның Хәсән базарында «Уңыш – 2019» бәйрәме кысаларында «Татар ишегалды» павильоны ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальне ачу тантанасында Санкт-Петербургның Кызыл Гвардия районы башлыгы Евгений Разумишкин, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов, Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров, Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев, Санкт-Петербургның сәнәгать сәясәте, инновацияләре һәм сәүдә комитеты вәкилләре, эшкуарлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Халыклар бердәмлеге билгесе итеп, Кызыл Гвардия районы башлыгы Евгений Разумишкин һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре базар территориясендә алты төрле сортлы алмагач һәм бер груша агачы утырттылар.

«Татар ишегалды» павильоны янында кунакларны татар музыкасы каршы алды, милли киемнәр кигән кызлар Азнакай районыннан килгән продукцияне тәкъдим итте. Сәхнәдә рәсми затларның чыгышлары һәм Татарстан артистлары катнашында концерт булды.

Павильонда Татарстаннан продукция сатып алырга теләүчеләрнең күбесе җыелган иде. Сөт продуктлары (катык, каймак, корт), ит-казылык продукциясе (казылыклар, үрдәк ите һ.б.) һәм кондитер әйберләре тәкъдим ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10