ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Хәвеф-хәтәр

Такси машинасында аңсыз шоферны күреп, шаһитлар "ашыгыч ярдәм" чакырткан

21 октябрь 2019, 16:15 , Фото: очевидцы

Такси машинасында аңсыз шоферны күреп, шаһитлар Шоферның үз-үзенә кул салган булуы да ихтимал.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казан янындагы заправкада салонда такси машинасында аңсыз шоферны күреп, шаһитлар "ашыгыч ярдәм" чакырткан. Бу хакта "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына һәлакәт урыныннан шаһитлар хәбәр итте.

Бүген көндез Казан янындагы Усадлар бистәсе борылышында автозаправка станциясе яныннан узып баручыларның игътибарын салонында аңсыз ир-ат булган автомобиль җәлеп иткән.

Вакыйга шаһитлары ашыгыч ярдәм медикларын һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Автомобильне ачканнан соң, табиблар ир-атны карап, аның үлгән булуын әйткән. Шоферның үз-үзенә кул салган булуы да ихтимал.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10