ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ушу мастеры Ильяс Хөснетдинов XV дөнья чемпионатының көмеш призеры булды

21 октябрь 2019, 15:26 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Ушу мастеры Ильяс Хөснетдинов XV дөнья чемпионатының көмеш призеры булды
 Ильяс Хөснетдиновны узып, алтын медальне Кытай спортчысы Джаохуа алды.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан ушу мастеры Ильяс Хөснетдинов XV дөнья чемпионатының көмеш призеры булды. Анда Кытай, Малайзия, Индонезия, Филиппин, Һиндстан, Иран, Тайпей, Сингапур, Таиланд, Макао, Гонконг, Япония, Корея һәм башка бик күп спортчылар катнаша.

«Көмеш»не бик яхшы нәтиҗә дип саныйм. Иң катлаулы программа ясаган Кытай вәкиле җиңүче булды. Стартка бер ай кала аягыма операция ясадылар. Аяк табанының кимерчәге өзелгән иде, буынны блокировкалады, шуңа күрә катлаулылыкны киметтем. Әмма тернәкләнеп, әзерләнергә өлгердем», - диде спортчы.

Спортчы таолу дисциплинасында (формаль күнегүләр комплекслары) чыгыш ясады. Әмма турнирдагы чыгышларын әле тәмамлады — иртәгә гуньша (колга белән эш) узачак. «Мине бу төрдә программаның фавориты һәм алтын медальгә дәгъва кылучы буларак кабул итәләр, чөнки мин 2018 елгы Дөнья кубогының гамәлдәге җиңүчесе рангында чыгыш ясыйм», диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10