ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җилдә иминлек чаралары хакында искәртә

21 октябрь 2019, 15:01

Сишәмбе, 22 октябрьдә төнлә һәм иртән республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республикада яшәүчеләр һәм кунакларга көчле җил һәм томан вакытында куркынычсызлык чаралары хакында искәрттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич, шулай ук 22 октябрьдә төнлә һәм иртән һава шартларының бозылуы көтелә. Әйтик, республикада җилнең тизлеге көчәйгәндә урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә, томан төшәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, көчле җил җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен бик куркыныч булырга мөмкин. Әгәр урамда калсагыз, электр тапшыру линияләре, зур агачлар, билбордлар һәм йорт диварлары яныннан ераграк торуыгыз хәерле. Өйдә барлык тәрәзәләрне дә ябыгыз. Актив ял яратучыларга үзләре белән төзек хәлдәге элемтә чаралары алырга кирәк.

Томан вакытында машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектерергә, трассада исә имин тизлек сайларга, кисәк тормозга басмаска киңәш ителә.

Җәяүлеләргә исә киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга һәм юл аркылы чыкканда бик тә игътибарлы булырга кирәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10