ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Арбузов премиясенә Россия Фәннәр академиясе химигы Олег Синяшин лаек булды

21 октябрь 2019, 14:38 , Фото: Динара Прокопьева

Арбузов премиясенә Россия Фәннәр академиясе химигы Олег Синяшин лаек булды Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара премияне якташыбызга тапшыруга шат булуын белдерде.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин 2019 ел өчен фосфор-органик химия өлкәсендә Арбузов премиясенә лаек булды. Премияне тапшыру тантанасы ТР Фәннәр академиясендә узды.

Бүләкне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды һәм Синяшинны республика Хөкүмәте исеменнән тәбрик итте.

«Без быел фосфор-органик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясенең якташыбыз, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге директоры, академик Олег Герольдович Синяшинга тапшырылуына чиксез шатбыз. Сезнең казанышыгыз – киеренке хезмәт, фәнни эзләнүләр һәм өзлексез тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәсе. Сезнең уңышларыгыз һәм фән үсешенә керткән өлешегез белән горурланабыз», - дип мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры Алексей Песошин лауреатка.

Олег Синяшин – Казан химия мәктәбенең күренекле вәкиле. Ул инде 10 елдан артык Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәген җитәкли. Синяшинның фәнни мәкаләләре һәм патентларының төп темалары органик химия, фосфор-органик кушылмалар химиясе һәм органик электросинтезга кагыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10