ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил һәм томан хакында кисәтә

21 октябрь 2019, 13:51 , Фото: архив/Рамиль Гали

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил һәм томан хакында кисәтә Казанда җилнең тизлеге көчәйгән вакытта урыны белән секундына – 15-18, республикада 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстан территориясендә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әйтик, төнлә һәм иртән республикада көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта урыны белән секундына – 15-20, республикада 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак.

«Төнлә һава температурасы +5..+10, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.

Моннан тыш, төнлә томан төшүе көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10