ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Мәскәүне авылга алыштырган Олег Золотов: «Барысы да яхшы, әмма» - «Шәһри Казан»

21 октябрь 2019, 13:35

Бәндә – меңне, Алла берне юрый, диләр. Тормыш юлы кемне кая илтеп җиткерәсен белеп булмый шул.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина). Олегны язмыш хатынының әти-әнисе туган җиргә – Биектау районының Алан-Бексер авылына китерә. Шул рәвешле ул Мәскәүне авылга алыштыра.

«Авылда яшәрмен дип бер дә уйламадым, әнинең дә, авылда яшисем килә, диюенә гаҗәпләнә идем. Мәскәүдә эшләп йөргән җиремнән кинәт кенә авылга кайтып төпләндем менә», – авылга кайтып, йорт җиткезгән, болын-кырлардан иван-чәй җыеп сатучы Олег Золотов әңгәмәбезне шулай дип башлады.

Олег үзе Түбән Камада туган, бала вакытта гаиләсе белән Лениногорскига күчеп, шунда яшәгәннәр. Аннары Коломна шәһәренә китеп, андагы политехник институтта укыган, менеджер-оештыручы белгечлеген алган. Мәскәүдә төрле өлкәләрдә эшләгән. Карьера үсеше өчен яхшы эш урыны да булган, тәҗрибә дә тупларга өлгергән.

– Барысы да яхшы, әмма канәгатьлек хисе юк иде. Күңелемә якын булган, кызыклы һәм нәтиҗәле бер эш белән шөгыльләнәсе килде. Шәһәр җирендә эш башлау өчен күп акча кирәк. Аннары зур шәһәрдә электроника, машина төзелеше, нанотехнологияләр белән бәйле йә булмаса хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә караган эш турында гына уйларга була. Ә алар миңа кызык түгел иде. Перспективалы да саналган, яңа да булган өлкәгә алынасым килде. Шул ук вакытта аның авыл белән бәйле булырга тиешлеген дә аңлый башладым. Ул чорда крестьян-фермер хуҗалыклары турындагы канун турында күп сөйли башладылар. Булачак хатыным белән танышкан вакытым да иде. Аның әти-әнисе тумышлары белән Биектау районыннан булып чыкты. Менә шулар хәл итеп куйды да минем авылга кайтып төпләнәсемне. Биектауга кайтып, үземнең һәм хатынымның әти-әнисе белән бергә 6 гектар җир сатып алдык. Авылдан читтәрәк чиста кырда йорт салдык, – дип сөйли ул.

Шунда ук шөгыле дә табылган. Иван-чәйне яратып эчкәнгә күрә, Биектауда аның күп булып үсүенә игътибар итә. Шуның өстенә Золотовларның участогы Мари Эл белән чиктәш урында. Анда да бу үләнне шактый җыярга була. Иван-чәйне махсус утыртып булмый ди, ул урман авызы, агачлыклар киселгән урында, дымлы җирләрдә генә яхшы үсә. Утыртуның кирәге дә юк, Золотовларның көндәшләре юк дияргә мөмкин. Алар елына 1 мең килограмм үлән җыеп эшкәртә.
 
– Көненә 10нан алып 60 килограммга кадәр җыябыз. 90 килограмм җыйган чаклар да бар, – ди Олег.

Үләннең яфракларын җыеп кайталар да, таратып салып, 10-15 минут кояш астында киптереп алалар. Аннары техник эшкәртү башлана. Ул ике төрле ысул белән эшләнә: гранула итеп һәм яфракларны бөтереп. Чираттагы этап – ферментлаштыру. Аның температурасы 30-35 градус булырга тиеш. Шул хәлдә яфраклар 6-12 сәгать тора. Ферментлаштыру процессы өчен Олег шкафны үзе ясап куйган. Аннары үләнне киптерәләр. Моның өчен электр киптергеч кулланмыйлар, урамда өсте каплаулы витражларга җәеп салалар һәм иван-чәй анда җилләнеп кибә. Температура 30-35 градустан артмагач, чәйнең бөтен файдалы үзлекләре саклана, ди. Әзер чималны кәгазь капчыкларда махсус урында саклыйлар. Кыш буе үләнне ярминкәләрдә, интернет аша саталар, төрле компания­ләр белән хезмәттәшлек итәләр.

Күптән түгел Олег крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлгән. Үлән җыярга аңа авыл кешеләре дә булыша. Иван-чәйдән кала мәтрүшкә һәм башка файдалы үләннәрне җыялар.

Олег иван-чәйне ничек дөрес итеп пешерергә кирәклеген дә сөйли. Моның өчен су температурасы югары булмаска тиеш. Чәй эчәргә бигрәк тә һәвәс булган кешеләр аны җылымса суда гына кайната. 80 градустан да кайнаррак булмаган суга 5 грамм чәй салып, 10-15 минут көтегез. Катырак чәй эчәргә яратсагыз, чәйне күбрәк салыгыз яки иван-чәйнең гранулалысын кулланыгыз.

Киләчәктә Олег үзенең җир кишәрлегендә алмагач, карлыган, кура җиләкләре дә үстерергә ниятли. Халыкта ихтыяҗ булган, шул ук вакытта ул өлкәдә көндәшлек булмаган эш төрләрен сайларга кирәк, иң мөһиме – ул эш сиңа канәгатьләнү хисе бирергә тиеш, ди ул.

Әңгәмәбез барышында Олег яшьләрне авыл җирендә эшләргә өйрәтү, аларда җиргә кызыксындыру булдыру турында да фикерләрен җиткерде.

– Моның өчен мәктәптә укыту системасына үзгәрешләр кертергә кирәк. 10 яшьтән үк балаларга эшмәкәрлек дәресләрен бирү дөрес булыр иде. Бигрәк тә авыл балаларына. Алар авыл җирендәге эшләрне белә. Әти-әниләренә булышып үсә. Ә менә шул эштән акча эшләү, бизнес булдыру турында мәгълүматлары бөтенләй юк. Товар җитештерергә генә түгел, аны интернеттан сатарга да өйрәтергә кирәк. Кулланучы булудан бигрәк, җитештерүче булсыннар, авылны яшәртсеннәр, яшәтсеннәр иде.

Авылда яшәү, фермерлык традициясен сакларга кирәк. Билгеле бер һөнәргә дә өйрәтеп була. Авыл балалары шәһәргә китеп баралар да, хезмәт хакы аз, дип зарланалар, туган нигезеңдә калып, нишләп әле үз эшеңне булдырмаска? Яшьләр авылдан бөтенләй аерылып, аннан читләшкәнче, бүгеннән үк тотынырга кирәк бу эшкә. Авылда җир күп, аны арендага алып була бит. Хәзер җиләк-җимеш бакчалары утыр­ту, ландшафт дизайн модада, питомник булдырып, туя, пихталар, артыш үстерергә дә мөмкин. Мин авылны яратам һәм аның мөмкинлекләренә ышанам, анда яшәүнең рәхәтлеген көннән-көн тоеп яшим, – ди Олег.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10