ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан эскроу-счетлар кулланып рекордлы санда килешү төзегән

21 октябрь 2019, 11:26

Быелның тугыз аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа тәртиптә барлыгы 637 килешү теркәгән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Сентябрь аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә эскроу-счетлар кулланып өлешле төзелештә катнашу буенча рекордлы санда килешү (350дән артык) теркәлгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Россиядә беренчеләрдән булып өлешкә кереп йорт төзүдән проект финанславына күчү чорында (2018 елның 1 июленнән 2019 елның 30 июненә кадәр) проект финанславы системасын (эскроу-счетлар) кулланып өлешле төзелештә катнашу турында килешүләр терки башлады», - дип ачыклык кертте ведомство җитәкчесе урынбасары Людмила Кулагина.

Быелның тугыз аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа тәртиптә барлыгы 637 килешү теркәгән.

РФ Хөкүмәте билгеләгән шартлар нигезендә, «Өлешкә кереп йорт төзү турында»гы 214нче Федераль законга таянып төзелеш эшчәнлеге алып бара торган компанияләр 2019 елның 1 июленнән соң өлешчеләрнең акчаларын эскроу-счетлар кулланмыйча гына җәлеп итү хокукына ия. Быелның гыйнвар-сентябрь айларында идарә 13 мең 600дән артык шундый килешү теркәгән.

Шунысын да искәртик: 2019 елның 1 июленнән махсуслаштырылган төзелеш компанияләре өлешкә кереп йорт төзүдә катнашучыларның акчаларын эскроу-счетларда гына урнаштырырга тиеш. Шуның нәтиҗәсендә төзелеш компаниясе акчаны әлеге күпфатирлы йорттагы фатирга ким дигәндә бер милек хокукы теркәлгәннән соң гына алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10