ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Төркиядә татарча диктант акциясендә 150 кеше катнашты

21 октябрь 2019, 11:13 , Фото: Рушания Алтай

Төркиядә татарча диктант акциясендә 150 кеше катнашты Диктант язучыларның иң яше - 10, иң өлкәне 72 яшьтә.

(Истанбул, 21 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия татарлары быел беренче тапкыр “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Ана телебездә инша язу чарасы Анкара, Анталия, Истанбул, Измир, Эскишәһир калаларында оештырылды.

Гомуми нәтиҗәләр буенча, акциядә якынча 150 кеше катнашкан. Диктант язучыларның иң яшенә -10, иң өлкәненә 72 яшь.

Төркия күләмендә татарча диктант язу акциясен - Истанбул һәм Йылдыз университетлары докторанты, Яр Чаллы кызы Айгөл Зара Кәбирова, Измир каласындагысын исә Әгәй университтеты докторанты, Омск егете Линар Хаҗиев оештырдылар.

Татарча диктант Истанбулда ике урында язылды. Аны татарстанлы студентлар Истанбул университеты әдәбият факультетында язсалар, Истанбулда яшәүче милләттәшләр күренекле татар галиме Йосыф Акчура тарафыннан корылган “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасында язды. Ул чарада 20 кеше катнашты, диктант язу татар милли ризыклары белән чәй эчү һәм “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.

Анкара татарлары диктантны Габдулла Тукай урамындагы татар оешмасы бинасында, Эскишәһәр татарлары исә татар авылы Госмания авылында татар мәдәнияте бинасында язды.

Татарча диктант язуга төрекләр, кырым һәм нугай татарлары да теләктәшлек күрсәттеләр. Татар дөньясына шактый таныш булган тарихчы галимнәр Исмәгыйл Түркоглу белән Ильяс Топсакал Истанбулда акцияне үткәрү урыннарын табышуда ярдәм иттеләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10