ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Россия фигуралы шуучысы Щербакова Лас-Вегаста Гран-при этабын отты

21 октябрь 2019, 08:06

Спортчы кыска һәм ирекле программа өчен 227,76 балл җыйды.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Россия фигуралы шуучысы - илнең гамәлдәге чемпионы Анна Щербакова Лас-Вегас шәһәрендә узган Skate America турнирында «алтын» медаль яулады. Бу - агымдагы сезонда беренче Гран-при сериясе этабы, дип хәбәр итә RT.

Ирекле программада чыгыш ясаган өчен Щербакова 160,16 балл җыйды, Шуулар суммасы 227,76 очко тәшкил итте.

Икенче урында - америкалы фигуралы шуу остасы Брэди Теннел, ул 216,14 балл җыйды. Өченче урында - икенче россияле Елизавета Туктамышева (205,97 балл).

Россиянең тагын бер спортчысы Станислава Константинова турнир таблицасының 11нче урынын алды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10