ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мисырда моңарчы билгеле булмаган 30 саркофаг табылган

21 октябрь 2019, 07:26

Табылган табутларны реставрацияләп, музейда урнаштырачаклар.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Археологлар Мисырда Луксордагы Әл-Асасиф зираты янында 30 саркофагка юлыккан. Бу хакта җирле порталга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Фараоннарның 22нче династиясенә караган ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар бер метр тирәнлектәге агач төсле табутларда җирләнгән.

"Өч мең еллык табутлар яхшы сакланган, шул исәптән аларның төсләре һәм язулары да", — дип сөйләде Мисырның борынгы эшләре буенча Югары советының Генераль секретаре Мостафа Вәзири.

Табылган табутлар беркайчан да ачылмаган һәм аларга кагылмаганнар, дип ачыклык кертте Мисырның борынгы эшләре министры Халид әл-Инани.

Саркофагларны реставрациягә җибәрәчәкләр. Аннары аларны Зур Мисыр музеенда куярга ниятлиләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10