ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә якшәмбе мәктәпләре турында фикер алыштылар

21 октябрь 2019, 08:04 , Фото: kaibicy.ru

Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә якшәмбе мәктәпләре турында фикер алыштылар Дәресләр Борындык, Шуширмә, Колаңгы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Иске Чәчкаб, Чүтидә оештырыла.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирада Сайранова). 19 октябрьдә Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә җыелыш узды. Җыелышның көн тәртибенә, иң беренче мәсьәлә итеп, мәчетләрдә якшәмбе мәктәпләрен эшләтеп җибәрү кертелгән иде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел мәчетләрдә беренче оештыру дәресләре 20 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә башланып китә. Дини сабак алырга теләгән барлык авылдашларны, мәктәп укучыларын мәчетләргә чакырып калалар. Дини дәресләр Борындык, Шуширмә, Колаңгы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында оештырыла.

Җыелыш барышында район мөхтәсибе быел гошер сәдакасы җыюда актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

– Быел сезнең ярдәм белән без 30 тоннага якын бәрәңге, төрле яшелчәләр җый­дык. Аны Казан шәһәрендәге «Ярдәм» мәчетенә, Анжела Вавилова фондына, ярдәмгә мохтаҗлар үзәгенә, район Картлар һәм инвалидлар йортына тапшырдык. Бу игелекле эштә Югары Кошман һәм Чүти мәхәлләләре аеруча активлык күрсәтте. Кошманнан – 110, Чүтидән 106 капчык бәрәңге китерделәр, – диде Дамир Гыйниятул­лин. Ул әлеге мәчетләрнең имамнары Рәшит Вилдановка һәм Фәрит Фәйзуллинга (рәсемдә) истәлекле бүләкләр – Коръән сүрәсе язылган шамаилләр тапшырды.

Дамир хәзрәт, барлык башлангычларда да ярдәм күрсәтүе өчен, Альберт Илгизәровичка рәхмәтен белдерде һәм район­да мәдрәсә ачу тәкъдиме белән чыкты. Ә Кошманда дин сабаклары алып баручы Мөслимә Яруллинаны дини белем алырга телүчеләрнең азрак булуы борчый. Бу хакта бергәләп фикер алыштылар. Моның өчен вәгазь кичәләрен, дини юнәлештәге башка чараларны ешрак үткәрергә, рухи-әхлак кыйммәтләрне пропагандаларга, үзеңә үрнәк күрсәтергә кирәклеген әйттеләр.

Дамир хәзрәт имамнарга бала туу, никах теркәү, үлем очракларын исәпкә алу буенча яңа кенәгәләр тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10