ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чүпрәледә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча семинар-киңәшмә үтте

21 октябрь 2019, 04:03 , Фото: chuprale-online.ru

Чүпрәледә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча семинар-киңәшмә үтте Аның эшендә район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары һәм авыл башлыклары катнашты.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Резидә Җамалтдинова). Чүпрәле районы Шланга авыл җирлегендә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча семинар-киңәшмә үтте. Бу хакта район газетасы яза. 

Аның эшендә район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, авыл башлыклары катнашты.

Семинар-киңәшмә Заһит Мәхмүтовның крестьян-фермер хуҗалыгын караудан башланды. Заһит Мәхмүтов авыл хуҗалыгында җитештерү белән шөгыльләнүгә 2013 елда алынган. Һәм алты ел эчендә товар әйләнешен арттыра барып, бүгенгә көндә КФХындагы техника санын биш берәмлеккә, мөгезле эре терлекләрнең баш санын 80 башка, арендага алынган җир мәйданнарын 147 гектарга җиткергән.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә Шланга авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов үз авылларындагы эшмәкәрләр, үзмәшгульләр санының арта баруы, кече фермалар төзергә теләк белдергән шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренең тагын да булуы һ.б. турында сөйләде.

Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин 2019 елның 9 аенда авыл җирлекләрендә эшлекле активлыкны арттыру күрсәткечләренә тукталды. Авылда керем чыганагы булган мал-туарның баш санын киметкән авыл җирлекләре башлыкларына тәнкыйть белдерде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов гамәлдә булган программалар, әлеге программаларның кайсы җирлектә ничек кулланылышын анализлады. Кайбер авыл җирлекләрендә 6 ел буена бер генә дә кече ферма төзелмәү фактлары барлыгына тукталды. Һәм боларның барысыннан да чыгып, авыл җирлекләре рейтингы төзелүен искәртте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10