ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әтнәдә узган ачык волейбол ярышы җиңүчеләре билгеле

21 октябрь 2019, 02:49

Җиңүчеләргә "Бердәм Россия" призлары, бүләкләре тапшырылды.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). 19 октябрьдә Әтнәдә 7 команда волейбол уйнады. Ярышта Буадан - 2 команда, Арчадан -2 команда, Балтачтан - 1, Әтнәдән 2 команда катнашты. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Командалар 2005-2006нчы елгы яшүсмерләр арасында "Бердәм Россия" призына ачык волейбол ярышы уеннарында катнашты.

2005-2006нчы елгы малайлар арасында волейбол буенча Татарстан беренчелегенә әзерләнү дә бу, дигән иде район спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Җиңүчеләр:

1 урын - Әтнә командасы,

2 урын - Кенәр командасы,

3 урын - Балтач командасы,

4 урын - Буа командасы.

Җиңүчеләргә "Бердәм Россия" призлары, бүләкләре тапшырылды.

- Әтнәнең бу командасына өметләрем зурдан. Октябрь ае ахырында, я ноябрь башында 2005-2006нчы елгы үсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан беренчелеге була. Бездән шушы команда барачак. Бәлки, бәлки... җиңүчеләр арасына керә алырлар...- диде спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10