ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм томан турында кисәтә

20 октябрь 2019, 17:59 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм томан турында кисәтә Республикада җылы, әмма дымлы һава торышы булачак.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 21 октябрьдә Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, республикада көньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектәге көчле җил (Казанда 15 метрга кадәр) исәчәк. Вакыты белән яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һава температурасы 2 градус булачак. Көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә җылырак булачак.

  • Алдарак “Татар-информ” “төньяк-көнбатыш циклонының чираттагы җылы фронты” Татарстаннан антициклонны чыгару сәбәпле, җылытачак һәм һава торышы шартлары бозылачак дип хәбәр иткән иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10