ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Табиб: Россиядә 50 яшьтән олырак халыкның өчтән бере остеопороз белән авырый

20 октябрь 2019, 16:02 , Фото: архив/Султан Исхаков

Табиб: Россиядә 50 яшьтән олырак халыкның өчтән бере остеопороз белән авырый Ил буенча әлеге авыру очракларының нибары яртысы гына ачыклана.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Россиядә 50 яшьтән өлкәнрәкләрнең 30 проценты остеопороз белән авырый. Бу хакта Казанда Ревматологик пациентлар мәктәбе дәресендә №7 шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина сөйләде.

Бу ялларда Казан белгечләре теләгән һәркемгә остеопорозны ачыклау һәм бу авыруны кисәтү турында сөйләде.

“Без уалучан сөякләр һәм остеопороз, умыртка сөяге һәм бот муентыгы сынуны кисәтү проблемасына халыкның игътибарын арттырырга телибез. Без 35 процент пациентта остеопороз, 25-40 процент авыруда остеопения ачыклыйбыз”, - диде Равия Мухина.

Остеопорозның мөһим билгеләренең берсе сөякләр авырту, арка торышының үзгәрүе, күкрәк, бил умырткалыклары сыну, беләкнең дисталь өлеше һәм ботның проксималь өлеше сыну.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10