ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Суфьян бабай: «Бөтен хыялым кайнар аш ашап карау иде» - "Шәһри Казан"

20 октябрь 2019, 15:08

"Бала вакытта да, үсмер чакта да утырып кайнар аш ашаганымны, авыз тутырып икмәк чәйнәгәнемне хәтерләмим", - дип сөйли ул.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). «Сабый чактан ук бәхетнең ни икәнен белмәдем, инде олыгайгач та, язмыш мине бер-бер артлы югалту-кайгылар белән сынады», – дип башлады үз сүзен әңгәмәдәшем. Баулы районы, Исергәп авылында гомер итүче тугызынчы дистәсен ваклаучы Суфьян ага Нәгыймов сөйләгәннәрне бүлдерми генә тыңладым да тыңладым...

Бәхетсез балачак

1936 елны гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Миңа өч яшь тирәсе булганда, әти кинәт кенә үлеп киткән. Аның йөзен дә хәтерләмим. Шулай да сабый күңелемдә аны ничек җирләргә алып китүләре сеңеп калган. Зиратка кадәр күтәреп алып барырга кеше булмагач, ат арбасына салып илткәннәре, әниебезнең илереп-илереп арба артына тагылып диярлек елап барулары томан эчендә кебек.

Әти исән чакта ук көчкә тамак ялгап, җан асрап яшәгән гаиләбезнең хәле тагын да начарланды. Үземне белә башлаганнан бирле, әниебез атлы эшләрдә булды. Су тегермәне дә аның өстендә, язын-көзен кырда да тир түкте ул. Бик ябык кына гәүдәле, хәзер күз алдыма китерәм дә, әйтерсең лә «үтә күренмәле» кебек иде, мәрхүмәкәем. Гаиләдә бала күп, яклаучыбыз юк. Шул елларда 1926 елда туган Рабига исемле апабызны Горький ягына торф чыгарырга дип алып киттеләр. Кыш көннәрендә шунда эшли, кайтып бераз гына тора да, тагын алып китәләр. 1923 елда туган Динмөхәммәт абзый, сугыш чыгу белән, фронтка китте. 1943 елда бер аягын өздереп, эшкә яраксыз булып кайтты. Миңа ун яшь тулганда, әни дә үлеп китте. Нинди чирдән үлгәнен дә белмибез, ашау җитмәгәндер инде.

Бөтен хыялым кайнар аш ашап карау иде

Мин ун яшьлек бала, миннән дүрт яшькә олырак Мөгавия абый, сугыш инвалиды олы абый белән торып калдык. Ничектер җан асрарга кирәк бит, нинди эш кушсалар, шуңа сөенеп риза булабыз. Бер җәйне уракчыларга ат белән су ташу эшенә куйдылар. Менә шуннан бирле инде минем колхоздагы хезмәтем башланды. Язын, үгез җигеп, җир тырмалау, ашлык суктыру – берсе дә безнең әле ныгып та җитмәгән җилкәләрне читләп үтмәде. Эшләдек тә эшләдек. Ул вакыттагы арык, ач атларның хәле юк, үгезләрне тыңлатып булмый – көчем җитми, өстерәп алып киткән чаклары да, сөзеп, таптап киткән вакытлары да булды. Авыр эш үзәккә үтә иде. Бала вакытта да, үсмер чакта да утырып кайнар аш ашаганымны, авыз тутырып икмәк чәйнәгәнемне хәтерләмим. Нәрсә ашап яшәгәнбездер, белмим. Әти-әнисе булган балалар башка төрлерәк иде. Кайнатып җылы шулпа кебек нәрсә ашасаң да, җылымса боламык эләксә дә, тәнгә бераз көч керер иде, юк шул, ярым җимерек өйдә абый белән җан асрадык. Ул вакытларда без бала-чаганы санга да сугучы юк, эшләгән колхозчыларга да бер стакан он яки бодай гына бирәләр иде. Яз, җәй, көз айлары эш белән үтә, үзәккә төшкән салкын кышлары да бар бит әле аның. Кием-салымга да бик интегеп яшәдек, дөресен генә әйткәндә, кияр кием бөтенләй юк иде. Булганы да ямау өстенә ямау салынган, кемнән калганын да белмәгән сәләмә әйберләр. Кием булмагач, башка балалар кебек, кыш көнендә укырга да көн саен барылмый. Кар өстеннән яланаяк кына йөгереп баруларымны әле дә яхшы хәтерлим. Барып та язарга кәгазь, каләмем юк. Шулай да җиде класс укып бетердем. Яз җитеп, бераз кар ачылса, уйдык-уйдык булып эрегән кара җиргә басып йөрү үзе зур бәхет кебек була иде. Андый чакта аяк туңарлык булмый бит инде.

Атка атланган бәхет 

Атлар янында булырга тырыша идем. Атлар яраттым. Ат җигеп йөрерлек булгач, миңа да ат бирделәр. Көлтә ташыйм, урман кистерәләр, агач ташыйбыз – кыскасы, эш табылып кына тора. Соңрак башкалар җигә алмаган, тыңламаган атлар белән дә уңай гына эшләргә өйрәндем. Малкайлар, күрәсең, мине аңлый торган булганнардыр инде. Нинди генә төр эшләргә эләкмәдем мин – урак, чалгы, жатка-лабогрейкада да, соңрак косилка белән печән чабуларга, җыюларга да катнаштым. Вакыт үтә торды, мин дә егет булып үсеп җиттем. Рабига апа кияүгә китте, абыйларым, өйләнеп, үз йортларын булдырды. Мин дә эшли-эшли йортны бераз рәткә китердем, кием-салымнарым да булды, бераз тамак туярлык ризык та таба башладым.

Мәхәббәт – мул тормыш нигезе

– Егерме дүрт яшемдә Яхшый авылындагы туганнарга баргач, шунда яшәүче Иркә исемле кызга күзем төште. Сарык фермасында эшли иде ул чакта. Бераз кызыгып йөргәч, танышырга уйладым. Ул да мине ошатты кебек. Батырлыгымны җыеп, аны сорарга дип, әти-әнисе янына кердем. Иркәнең тормышка чыкмаган тагын өч апасы бар. Ә Иркәгә 16 гына яшь икән. Әтисе риза булмады, кыз өеннән кире борып кайтарып җибәрделәр. Болай яхшылык белән бирмәгәч, Иркәне урларга уйладым. Беренче баруымда Иркәне туры китереп булмады – урлый алмадым. Икенче тапкыр дустым Әнис белән ат җигеп бардым. Кичтән үк туган тиешлеләр йортында кунып калдык. Иркә иртән фермага эшкә барырга дип капкадан чыгарга тиеш. Дустым аты белән тыкрыкта калды, ә мин ул эшкә барасы юлда «сакта» торам. Иркә мине ерактан ук күреп танып алган, йөгереп диярлек яныма килеп кочып алды һәм... әзер атка утырып, Исергәпкә кайтып киттек. Рабига апам килеп, ашлар пешереп, безне көтеп торган. Иркәне аның янында калдырдым да кире Яхшыйга бабай белән әби булырга тиешле кешеләрне алырга киттем. Бабай тиешле кеше башка бер каршы сүз дә әйтмәде, риза булуы шулай булды. Әби дә күчтәнәчләр әзерләде, никах ашына тәгаенләнгән кирәк-яракларын алып чыгып утырды. Шулай итеп, никах укыттык. Минем төссез, бәхетсез һәм үземне үзем белгәннән бирле кызыксыз тормышыма ямь керде. Әйтерсең лә Иркә, үзе белән ияртеп, өйгә нур, минем тормышыма бәхет һәм бәрәкәт алып килде.

Иркәм белән яшәлгән 40 ел бер күз ачып йомган мизгел кебек үтте дә китте. Ике улыбыз Илнур белән Илдар туды. Бай яшәмәсәк тә, ашарга мул булды, табыннан ризык өзелмәде. Ике тапкыр омтылып, урлап алып кайткан Иркәмне яратып яшәдем, күтәреп кенә йөрттем дисәм дә, ялган сүз булмас. Кызганыч, Иркәм шикәр авыруыннан мантый алмады шул. Илнурымның да гомере булмады, аны яман шеш авыруы безнең арадан алып китте.

Гомеремнең күп вакыты «Урал» колхозында эшләп үтте. Гомуми эш стажым гына да 58 ел тәшкил итә. Уйланып утырам да кайчак, адәм башы ниләр генә күрми, ни күрсә дә, чыдый икән. Ачлык-ялангачлыкны, ятимлекне артыгы белән татыдым инде. Атлар арасында хезмәт юлымны башлап җибәргән идем, лаеклы ялга чыккач та, аттан аерыласым килмәде. Колхоз беткәнче тегермән тартырга йөргән атымны хуҗадан үземә бирүен сорадым. Язга чыккач, ярсу ат кебек, Сабантуйга әзерләнә башлый идем. Арбамны буяп, бизәп, атымны да киендереп, авыл Сабан туен әйләнү, бәйгегә барып, башка атлар белән мәйданны урап чыгу еллык көч бирә кебек. Сарбаемны өйдә тотып тәрбияли башлагач, җәйләрен кояш чыгу белән, әрәмә буйларына печән чабарга чыгып китә торган булдым. Кышларын карчыгымның апасы янына барып, яшь чакларны искә төшереп, кич утырып кайтырга да иренми идем. Сарбаем картаеп, йөри алмаслыкка әйләнгәч, озатып җибәрдем.

Бүген ялгызлыктан мәчет коткара. Анда йөреп, күңелемә рухи азык, тәнемә шифа алам. Белгән догаларымны укып, дини йолаларны саклап, иман юлында яшәргә тырышам.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10