ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләренең берсе Лениногорскида эшли

20 октябрь 2019, 23:34 , Фото: zamansulyshy.ru

Иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләренең берсе Лениногорскида эшли Җәмәгать тәрбиячесе Виктория Викторовна Павлова 3нче урынга лаек булды.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). 15 октябрьдә Лениногорск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе актив әгъзалары, җәмәгать тәрбиячеләре составындагы делегация "Татарстан Республикасының балигъ булмаган балаларының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Бу хакта район газетасы яза. 

Тантанада сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.

Лениногорск муниципаль районы вәкиле Виктория Викторовна Павлова - җәмәгать тәрбиячесе, Ивановка балалар бакчасы мөдире «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2019» республика конкурсының 3нче этабы нәтиҗәләре буенча 3нче урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10