ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Максим Шәрәфетдинов “Мәскәү - Татарстан" күпере” форумында спикер булачак

20 октябрь 2019, 09:14 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Максим Шәрәфетдинов “Мәскәү - Татарстан Әлеге вакыйга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 9 ноябрьдә Мәскәүдә булачак.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). “Беренче канал”да “Яңалыклар” тапшыруын алып баручы Максим Шәрәфетдинов “Мәскәү-Татарстан күпере” V яшьләр форумының бер спикеры булачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге вакыйга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 9 ноябрьдә Мәскәүдә узачак.

Максим Шәрәфетдинов бөтен илгә танылган. Эфирга беренче мәртәбә КВН катнашучысы буларак чыга. Тумышы белән Казаннан булган егет, берничә елдан “Беренче канал” йөзенә әйләнә.

Максим беренче “Мәскәү – Татарстан күпере” форумының алып баручысы була. Ә быел ул спикер буларак яшьләргә үзенең уңыш серләрен сөйләячәк.

Телевидение алып баручысы сүзләренчә, әлеге һөнәр барлык юнәлешләр буенча киң база белемнәре таләп итә.

“Ә башкача булса үзең аңламаган әйберләр турында миллионлы аудиториягә ничек сөйләргә була, бигрәк тә туры эфирда. Бу профессиональ бокстагы кебек: теләсә нинди хата, ялгышлык – һәм син нокаутта. Һәм шуннан соң тамашачы ышанычын бөтенләйгә югалтырга да мөмкинсең”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10