ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Кукмара районында татарча диктантны якынча 2,5 мең кеше язган

20 октябрь 2019, 20:30 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара районында татарча диктантны якынча 2,5 мең кеше язган Әлеге чарада яшьләр дә, өлкәннәр дә актив катнашкан.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кичә, 19 октябрьдә бөтен дөнья буйлап дүртенче тапкыр “Татарча диктант” белем бирү акциясе узды. Ул ирекле рәвештә һәм бушлай үткәрелә. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Дөньякүләм акциягә кукмаралылар да кушылды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Быел диктант тексты Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән алынган иде.

- Барлык белем бирү мәйданчыкларында да “Татарча диктант” акциясе үткәрелде. Шунысы сөендерә анда яшьләр дә өлкәннәр дә актив катнашты. Районда диктантны якынча 2,5 мең кеше язды. Нәтиҗәләре исә 30 көннән соң билгеле булачак, - диде Кукмара районы буенча акцияне оештыручы Алия Шәймәрданова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10