ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Актанышта башлангыч сыйныф укытучыларының төбакара семинары үтте

20 октябрь 2019, 19:16 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актанышта башлангыч сыйныф укытучыларының төбакара семинары үтте Төрле төбәкләрдән килгән җитмешкә якын укытучы үзләрнең белем “багаж”ларын тулыландырды

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). 18 октябрь көнне гамәлләштерелгән төбәкара семинарның чираттагысы башлангыч сыйныф укытучылары өчен оештырылды. Аның эшендә район педагоглары белән беррәттән Мөслим, Минзәлә, Сарман районы, Башкортстанның Чакмагыш, Илеш районнары мөгаллимнәре дә катнашты. Шул рәвешле төрле төбәкләрдән килгән җитмешкә якын укытучы бүген үзләрнең белем “багаж”ларын тулыландырды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Төбәкара статус алган чарада катнашучыларны беренчеләрдән булып мәктәп директоры Илшат Вахитов сәламләде. Җитәкче башлангыч сыйныф укытучыларының хезмәтен мәгариф өлкәсендәге иң мөһим хезмәтләрнең берсе дип атады. Аның фикеренчә, балага башлангыч белем ничек салына, ул алга таба шушы эздән дәвам итә. Димәк, укытучы балаларны тәүге белем баскычына алып менгәндә, аеруча игътибарлы, җаваплы булырга тиеш – аның эше тулы бер система механизмының башында тора.

Семинар бүгенге көн өчен гаять актуаль темаларның берсе булган критик фикерләү технологиясе темасын колачлаган иде. Нәкъ менә башлангыч сыйныфларда шундый фикер йөртүне барлыкка китерү, аны үстерү мөһим адым булып тора. Заманча укыту системасында бу юнәлешкә аерым урын бирелә.

Чара кунаклары өчен дә бу тема шактый кызыклы булып чыкты. Гамәли өлештә оештырылган ачык дәресләр, дәрестән соңгы анализлар моны ачык чагылдырды.

Башлангыч сыйныф укучылары катнашында оештырылган мастер-класслар да тәҗрибә уртаклашу, белем һәм күнекмәләрне үстерүгә ныклы база булып формалашкан иде.

Төбакара семинарның өченче өлеше аналитик формада үтте. Төрле төбәкләрдә тупланган тәҗрибә мөгаллимнәр тарафыннан анализланып, Актаныш районында ныгытылды. Укытучылар үз алларына киләчәктә дә мондый төр семинарларга таянып, мәгариф системасының нигезен тәшкил иткән башлангыч сыйныфтагы эшчәнлекне тагын да камилләштерү, ныгыту, аның үсешен тәэмин итү бурычларын куйды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10