ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Владимир Путин Башкортстан халкын Мостай Кәримнең 100 еллыгы белән котлаган

20 октябрь 2019, 08:30 , Фото: Башинформ

Владимир Путин Башкортстан халкын Мостай Кәримнең 100 еллыгы белән котлаган "Мостай Кәрим көчле, киң күңелле кеше иде", дигән Россия Президенты.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ").  Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм чаралары дәвам итә. "Торатау" Конгресс-холлында бу минутларда тантаналы кичә уза. Бу уңайдан Башкортстан халкын Россия Президенты Владимир Путин да котлаган. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Россия Президентының киңәшчесе Владимир Толстой Владимир Путинның сәламләү телеграммасын укыды.

"Кадерле дуслар!
Сезне истәлекле көн – Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу белән котлыйм. Мостай Кәрим күренекле шагыйрь, язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче, көчле, киң күңелле кеше иде. Аның туган Башкортстанына, якташларына, аларның гореф-гадәтләренә ихлас, эчкерсез мәхәббәт белән сугарылган илһамлы иҗаты тынычлык, игелек һәм гаделлек идеалларына, күпмилләтле Ватаныбыз бердәмлегенә дан җырлады.
Мостай Кәрим мирасы замандашларына зур йогынты ясады, бай тарихи, мәдәни, рухи казанышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде.
Шагыйрь истәлегенә багышланган тантаналы чаралар Уфада аның талантын сөючеләрне берләштерер, Россия милли әдәбиятларының күркәм традицияләрен саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанам", диелгән телеграммада.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10