ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Салават Юлаев" - "Ак Барс" уены: матур саннар, сугышулар, "Ак Барс"ның җиңелүе

19 октябрь 2019, 17:51

“Ак Барс” сакчысы Альберт Яруллин 300нче уенында гол кертте, тик аның командасы җиңелде.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Уфада "Салават Юлаев" белән көч сынашты. Матч “Салават Юлаев” файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды.

Ике команда формасында да яшел төсләр булганга “Яшел дерби” дип исемләнгән “Салават Юлаев” – “Ак Барс” уенына ике команда хоккейчылары да махсус тегелгән форма киеп чыктылар.

Әлеге уен “Ак Барс” һөҗүмчесе Данис Зарипов өчен Континенталь хоккей лигасында 700нчесе булды. Һөҗүмче әлеге уенда матур саны белән генә түгел, сугышуы белән дә истә калды, ул уен барышында Линус Умарк белән көрәшеп алды. Шулай ук, сакчы Альберт Яруллин өчен дә бүгенге матч үзенчәлекле булды, ул “Ак Барс” өчен 300нче уенын үткәрде.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче период. Беренче минутта “Салават Юлаев” һөҗүмчесе Линус Умарк исәпне ачты (1:0). Сигезенче минутта “Ак Барс” сакчысы Альберт Яруллин үзенең әлеге сезонда беренче алкасын кертте (1:1). Унөченче минутта Филип Ларсен “Салават Юлаев” өчен гол кертте (2:1).

Өченче период та кертелгән алкасыз тәмамланырга якын иде. Уен ахырына 7 секунд кала, “Ак Барс” командасы капкачысын алтынчы уенчыга алмаштырган вакытта, көндәшләр тагын берне кертте (3:1).

Командалар составы:

"Салават Юлаев":
Метсола (Кареев);
Умарк – Хохряков – Хартикайнен,Ларсен – Коледов;
Сошников – Маннинен – Бурмистров, Сергеев – Арзамасцев;
Кугрышев – Кадейкин – Жарков, Пашнин – Лисовец;
Солодухин – Картаев – Майоров (Пустозёров), Мөхәмәдуллин.

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Фазылҗанов;
Воронков – Михеев – Зарипов, Юдин – Ожиганов;
Глухов – Основин - Фисенко, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Марушев), Лямкин.

“Ак Барс” киләсе уенын Екатеринбургта үткәрәчәк. “Автомобилист” – “Ак Барс” матчы 21 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10