ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бохарада татарча диктантны язган иң өлкән кешегә 81 яшь булган

19 октябрь 2019, 16:52 , Фото: Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы даими вәкиллеге

Бохарада татарча диктантны язган иң өлкән кешегә 81 яшь булган Диктант тәмамлангач, барлык катнашучыларга истәлекле сертификатлар тапшырылды.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Бохара татарлары «Татарча диктант – 2019» халыкара акциясендә катнашты. Иң кечкенә катнашучыга - 10 яшь, иң олысына 81 яшь булган. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар теле буенча белемнәрен тикшерү һәм мәгариф акциясендә катнашу өчен Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең 20 әгъзасы һәм активисты, Бохарада яшәүчеләр килде.

Чараны үзәкнең өлкәннәре Равил Зәбиров һәм Клара Тангриева ачты. «Тел – ул милли мәдәният үзәге. «Татарча диктант»ның максаты - татарларның туган телен өйрәнүгә игътибарын юнәлтү», - диде Равил Зәбиров.

Диктантны татар-башкорт милли-мәдәни үзәгендә татар телен өйрәнү түгәрәге укытучысы Нәсимә Гулова укыды.

Диктант тәмамлангач, барлык катнашучыларга истәлекле сертификатлар тапшырылды.

«Татарча диктант» татар телен белү дәрәҗәсен генә бәяләп калмыйча, туган телне тирәнрәк өйрәнергә омтылуда берләштерергә ярдәм итә», - диде мәдәни үзәк рәисе Равил Исхаков.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10