ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәхмүт Гәрәев Угра елгасында кара-каршы тору тәмамланган көнне билгеләүгә каршы

19 октябрь 2019, 15:49 , Фото: kremlin.ru

Мәхмүт Гәрәев Угра елгасында кара-каршы тору тәмамланган көнне билгеләүгә каршы Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты халыкларны берләштерүче вакыйгалар гына мәңгеләштерелергә тиеш дип саный.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты, тарих һәм хәрби фәннәр докторы, армия генералы Мәхмүт Гәрәев 11 ноябрьдә Яңа истәлекле дата — Угра елгасында (1480) Бөек кара-каршы тору тәмамланган көнне билгеләүгә каршы чыгыш ясады һәм бу көнне Россия тарихы өчен нәрсә белән алмаштырырга икәнлеген сөйләде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Галим үз комментариен вакыйганың үзе — Угра елгасында кара-каршы тору тәмамланган көн бүгенге көнгә кадәр тарихчыларның күпсанлы бәхәсләренә җирлек булып торуы турында сөйләүдән башлады.

Бу вакыйганың истәлекле дата булдыру өчен төп критериясе дә юк — хәзерге заман Россия җәмгыятен берләштерергә сәләтле түгел. Киресенчә, каршылыклар тудырырга мөмкин, чөнки ул илнең ике дәүләт барлыкка китерүче халкы — рус һәм татар тарихына кагыла.

Шулай итеп, истәлекле дата сыйфатында хәтта профессиональ фәнни берләшмәдә дә тиешле караш булмаган тарих эпизоды тәкъдим ителә. «Без нәрсә билгеләп үтәргә җыенабыз? Алтын Урда җимереклекләрендә билгесез нәтиҗәле хакимит өчен көрәш эпизодынмы?» - диде галим.

Россиядә истәлекле даталар сыйфатында халыкларны берләштерүче вакыйгалар гына мәңгеләштерелергә тиеш дип саный Мәхмүт Гәрәев. Бу - Россиянең күпмилләтле халкы иңне-иңгә куеп катнашкан вакыйгалар. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышында җиңү һәм фашистлар Германиясен тар-мар итүдә җиңү, 1812 елгы Ватан сугышында Наполеон гаскәрләрен җиңү.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10