ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда иномарка “зебра”да ике баланы таптаткан

19 октябрь 2019, 16:28 , Фото: ГИБДД

Чаллыда иномарка “зебра”да ике баланы таптаткан
“Киа Рио” белән идарә итүче җәяүлеләр юлына якынлашканда тизлеген киметмәгән.

(Чаллы, 19 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда янгын чыккан “Арарат” рестораны каршында иномарка “зебра” аша чыгып барган ике баланы таптаткан. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясенең җирле идарәсендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Сөембикә проспектында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Киа Рио” белән идарә итүче 64 яшьлек ир-ат җәяүлеләр юлына якынлашканда тизлеген киметмәгән һәм 14 яшьлек кыз белән 6 яшьлек малайны таптаткан.

Балаларны ашыгыч ярдәм машинасында автошәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

“Искәртәбез, җәяүлеләр юлына якынлашканда тизлекне киметергә һәм “зебра”дан кешеләрне үткәрергә тиеш. Бигрәк тә җәяүлеләр юлы мәгариф һәм балалар оешмалары янында булганда, бу очракта юл-транспорт һәлакәте булган урында ике мәктәп һәм КФУ филиалы бар. Шулай ук җәяүлеләр транспорт агымы туктагач кына юлга чыгарга тиеш”, - диделәр ЮХИДИдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10