ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ташкентта яшәүче йөздән артык татар “Татарча диктант” акциясенә кушылды

19 октябрь 2019, 14:16 , Фото: Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы даими вәкиллеге

Ташкентта яшәүче йөздән артык татар “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Ташкентта акциядә катнашучыларның иң яшенә 5 яшь тулган, иң өлкәненә – 80 яшь.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 19 октябрьдә, 13.00 сәгатьтә (Ташкент вакыты белән) бердәм диктант язу көнендә беренче тапкыр Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы даими вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Ташкентның татар яшьләре советы вәкилләре кушылды. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ташкентта акциядә катнашучыларның иң яшенә 5 яшь тулган, иң өлкәненә – 80 яшь.

Диктантны Үзбәкстан Республикасында Россия хезмәттәшлеге вәкиллеге каршындагы Россия фән һәм мәдәният үзәге мәйданчыгында язалар. Катнашучыларның барысына да катнашучы сертификаты тапшырылды.

Катнашучылар арасында лотерея уйнатылды, “Мин татарча сөйләшәм” логотибы белән истәлекле футболкалар тапшырылды.

Ташкентта татарча диктантны йөздән артык кеше язды. Шундый ук акция Бохара шәһәрендә дә башланды. Анда 25 кеше катнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10