ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфада халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәк салдылар

19 октябрь 2019, 14:40 , Фото: tatar-congress.org

Уфада халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәк салдылар Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан хәтер кичәсе дә булачак.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә халык шагыйре Мостай Кәримне хөрмәтлиләр. Шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар оештырыла. Аларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Монда Татарстан һәм Башкортстан зыялылары җыелды. Васил Шәйхразиев Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзләрен укыды.

Бүген Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан хәтер кичәсе дә булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10