ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казаннан Анталияга очкан самолет кире аэропортка кайткан

19 октябрь 2019, 11:49

Кире аэропортка кайту техник проблемаларга бәйле булган.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»).  Шимбә көнне  "Северный ветер" авиакомпаниясенең Казан-Анталия рейсын башкарган Airbus A321 самолеты техник сәбәп аркасында кире аэропортка кайтты. Бу турыда "Казан" халыкара аэропорты вәкиле сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аэропортның онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, Казаннан Анталияга КЛ5807 рейсы самолеты кичә, 23.55 сәгатьтә очкан.

"Техник проблема булу сәбәпле, борт очып киткән аэродромга кире әйләнеп кайтты", - диде агентлык әңгәмәдәше.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10