ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрына Почет ордены тапшырды

19 октябрь 2019, 12:17

Татарстан Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрына Почет ордены тапшырды Бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллинга Почет орденын тапшырды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия Федерациясе Президенты Указы белән хезмәт эшчәнлегендә югары шәхси күрсәткечләре өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин Почет ордены белән бүләкләнде», – дип сөйләделәр министрлык матбугат хезмәтендә.

Бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10