ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Краснояр краенда дамба китү нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган

19 октябрь 2019, 10:16

Әлегә 15 эшче турында хәбәр юк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Краснояр краенда дамба җимерелгәч, 12 кеше һәлак булган, тагын 15 эшченең язмышы билгесез. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, җирле вакыт буенча 6.00 сәгать тирәсендә Щетинкино бистәсе янында Сейба елгасында дамба җимерелгән. Алтын табу предприятиесе эшчеләре яшәгән бистәне су баскан.

Хәзер 12 кешенең үлеме турында билгеле. Тагын 15 эшченең язмышы билгесез.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10