ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ерак Көнчыгышта «Татарча диктант» яздылар

19 октябрь 2019, 09:32

Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татарлар Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар» повестеннән өзек яза.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Ерак Көнчыгыштагы ватандашлар татарча диктантны беренчеләрдән булып язды. Приморье краеның Артем шәһәрендә 6 кеше катнашты. «Без беренче тапкыр катнашабыз,» - диләр алар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Барлык катнашучылар да өлкән яшьтә иде. Иң өлкәненә - 87 яшь. «Яшьләр катнашмады, чөнки күбесе татарча сөйләшми, татар теле дәресләрен үткәрергә белгеч юк. Без киләчәктә дә бу акциядә катнашачакбыз, безгә бик ошады, ди татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Фәния Хисамова.

  • Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татарлар Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар» повестеннән өзек яза.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10