ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Әлмәттә юл ремонтына 173 миллион сум акча тотылачак

19 октябрь 2019, 05:06 , Фото: архив

Әлмәттә юл ремонтына 173 миллион сум акча тотылачак Тендер Россия Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

(Әлмәт, 19 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә юлларны төзекләндерүгә 173 миллион сум акча тотылачак. Эшләрне ноябрь ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлмәттә юл-урам челтәрен ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләүгә 173 млн сум акча тотылачак. Тендер Россия Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Заказ бирүче – Әлмәт автомобиль юллары идарәсе.

Чыгымнарын предприятие үзе каплаячак. Электрон аукцион 21 октябрьдә узачак, катнашу өчен гаризалар 18 октябрьгә кадәр кабул ителә.Техник бирем буенча, Галиев (Алсу микрорайоны), Волгоград, Пушкин, Тынычлык, Маяковский, Цеткин, Объездная, Зарипов урамнарында һәм Төзүчеләр проспектында юлларга ремонт ясалачак. 

Башкарылган эшләрнең сыйфаты төзелеш нормаларына һәм дәүләт стандартларына туры килергә тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10