ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Башкортстанның Балтач районы Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын кабул итәчәк

19 октябрь 2019, 03:50 , Фото: baltach.ru/

Башкортстанның Балтач районы Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын кабул итәчәк Балтач районында әлеге чараны оештыру буенча республика комиссиясе катнашында киңәшмә узды.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ").  2020 елда Башкортстанда узачак Бөтендөнья фольклориадасы көннәрендә анда катнашачак җиде ил вәкиленең Балтач районына килүе көтелә. Бу турыда Башкортстанның "Балтач таңнары"  газетасында хәбәр ителә.

Кунакларны кабул итү барышында катнашучылар парады планлаштырыла. Шулай ук кунакларга концерт күрсәтеләчәк. Күргәзмәләрдә һәм остаханәләрдә, павильоннарда дөнья культуралары белән танышу мөмкинлеге булачак.

Балтач районында әлеге чараны оештыру буенча республика комиссиясе катнашында киңәшмә узды. Анда зур бәйрәм мәйданчыклары турында фикер алыштылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10