ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның резина-техника заводы директоры белән очрашты

18 октябрь 2019, 19:45 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның резина-техника заводы директоры белән очрашты Алар «Ангрен» махсус икътисади зонасы территориясендә (Үзбәкстан) шиннар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның резина-техника әйберләр заводы (Үзбәкстан Республикасы) директоры Гуломҗон Ибраһимов белән очрашуында үзара файдалы киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с директором завода резинотехнических изделий (Республика Узбекистан) Гуломжоном Иномовичем Ибрагимовым

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Үзбәкстан партнерлары белән хезмәттәшлеге уңышлы үсә. Аерым алганда, сентябрьдә Ташкентта Татарстан-Үзбәкстан эш төркеме утырышы узды, анда уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында очрашуда «Ангрен» махсус икътисади зонасы территориясендә (Үзбәкстан) шиннар җитештерүне оештыру өлкәсендәге хезмәттәшлек темасы күтәрелде.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с директором завода резинотехнических изделий (Республика Узбекистан) Гуломжоном Иномовичем Ибрагимовым

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10