ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Салкынча яллардан соң, Татарстанда көннәр җылытачак

18 октябрь 2019, 19:31 , Фото: архив/Михаил Захаров

Салкынча яллардан соң, Татарстанда көннәр җылытачак Сишәмбе, 22 октябрьдә, һава температурасы +15 градус булачак.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башыннан Татарстанга яңа циклон  җылы алып килә. Бу турыда республика синоптиклары фаразларына сылтама белән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге үзәге хәбәр итә.

Якшәмбе, 20 октябрьдә, антициклон төбәк территориясенә салкын алып килә. Төнлә 3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин, көндез һава температурасы +4...+9 градус җылы булачак.

Дүшәмбе, 21 октябрьдә, антициклон төньяк-көнчыгыш циклонының чираттагы җылы фронты белән алышыначак. Урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +2 градус, көндез +9...+14 градус җылы булачак.

Сишәмбе, 22 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә +3 градуска кадәр җылы, ә көндез һава температурасы +10...+15 градус җылы булачак.

Чәршәмбе, 23 октябрьдә, явым-төшемле җылы һава торышы булачак.

  • «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Татарстанга аномаль җылы килүе турында сөйләгән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10