ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры Залесный мәдәният үзәгендә "Агыла да болыт агыла" спектаклен куя

18 октябрь 2019, 21:57 , Фото: архив/Рамиль Гали

Камал театры Залесный мәдәният үзәгендә Шигъри спектакль нигезенә Хәсән Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләре алынган.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). 12 ноябрьдә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Залесный мәдәният үзәгендә "Агыла да болыт агыла" спектаклен тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Билетларны Камал театры сайты аша һәм Залесный мәдәният үзәге кассасында алырга мөмкин. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана.

Әлеге шигъри спектакльнең премьерасы 3 февраль 2017 елда булды. Режиссер Айдар Җаббаров “Агыла да болыт, агыла” диплом алды спектаклен бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый. Спектакль Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләренә нигезләнгән.

Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10