ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Биектау районында иномарка белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе һәлак булган

18 октябрь 2019, 17:13 , Фото: соцсети

Биектау районында иномарка белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе һәлак булган
Фаҗига бүген көндез Казан-Малмыж юлында булган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районында юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлгән. Бу турыда Дәүләт автоинпекциясендә хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, бүген 15.30 сәгатьтә Казан-Малмыж юлының 46 нчы километрында 14нче модельле «Лада» автомобилен йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Тойота» белән бәрелешкән.

Авариядә «Лада» автомобиле җимерелеп, берничә кисәккә бүленгән, ә йөртүчесе урында ук үлгән.

Чит ил машинасы йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10