ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья парк конгрессын ачу тантанасында катнашты

18 октябрь 2019, 16:54

World Urban Parks Бөтендөнья конгрессы 2015 елдан бирле үткәрелә, беренче форум Португалиядә оештырылды.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә World Urban Parks-2019 Бөтендөнья парк конгрессын ачу тантанасында халыкны җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү проектларын эшләүгә җәлеп итүнең мөһимлеген әйтте.

Белгечләр 2015 елда парклар һәм скверларны үстерү программалары барлыкка килү белән тупланган зур тәҗрибәне башка шәһәр һәм төбәкләр белән уртаклашырга шат булачак, дип ышандырды Татарстан Президенты. Шул ук вакытта аларга Федерациянең башка субъектлары иҗтимагый киңлекләрен ничек үстерүләре дә кызыклы булачак.

«Казанда Бөтендөнья парк конгрессын кабул итү - зур дәрәҗә. Бу – өйрәнүне дәвам итү, чит ил профессионалларының тәҗрибәсен үзләштерү һәм үзеңнеке белән уртаклашу мөмкинлеге», - диде Татарстан Президенты.

Конгресста Россия һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек турында һәм World Urban Parks Евразия бүлекчәсен төзү турындагы ике килешү имзаланачак. Шулай ук бүген Казансу елгасының үсеш стратегиясен эшләүгә старт биреләчә. Ул 12 яңа парк, 54 км яңа һәм яңартылган җәяүлеләр һәм веломаршрут, шәһәр читендәге елга яр буе полосасына бару өчен 25 урын булдыруны күздә тота.

World Urban Parks Бөтендөнья конгрессы 2015 елдан бирле үткәрелә, беренче форум Португалиядә оештырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10