ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексеевскида мәктәп-бакчаларга итне цехтан төргәкләп озата башладылар

18 октябрь 2019, 16:40 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Алексеевскида мәктәп-бакчаларга итне цехтан төргәкләп озата башладылар Ветеринария хезмәткәрләренә цех эшчәнлеге, таләпләр турында сөйләделәр.

(Алексеевск, 18 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Алексеевск районында итне төргәкләү, маркировкалау цехы эшли башлады. Биредән ит балалар бакчаларына, мәктәпләргә озатыла. Цех эшчәнлеге белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге, республика район-шәһәрләре ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре танышты.

Цех Алексеевск, Әлки, Спас, Балык Бистәсе районнарына хезмәт күрсәтә. "Эшмәкәр мәктәпләр, төрле социаль учреждениеләрне ит белән тәэмин итү тендорында катнашырга тели икән, аның фасовка, маркировка өчен шартлары булырга тиеш", - диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Аның сүзләренчә, бүген республикада шундый унлап цех бар. Итне болай төргәкләү шартлары Әгерҗе, Буа, Алабугада да тудырылган. "Меркурий" системасы кертелү белән безнең таләпләр артты. Күптән түгел Саба районында булдык. Алар район эчендә бу мәсьәләне хәл иткәннәр. Минзәлә районы яңа цех төзегән. Алты ит комбинатында фасовка, маркировка өчен шартлар тудырылган", - диде Алмаз Хисаметдинов.

Ул балык та иттән аерым торып, аның өчен аерым төргәкләү җайланмасы кирәклеген әйтте. Баш Ветеринария идарәсе вәкиле Ирина Тарутина әйтүенчә, төргәкләү цехына ит махсус сугым цехларыннан китерелергә тиеш. "Итне махсус табиб-белгеч тикшерә дә, аннары бот чабыла, эшкәртүгә китәчәк", - диде.

"Мәктәп учреждениеләре өчен итне ботлап кабул итү уңайсыз, бушату, чабу урыны да кирәк. Шуңа күрә мондый цехлар булуы мөһим. Аларда ветеринария контроле булырга тиеш. Ветеринария табибы итне кабул итү, төргәкләү, маркировкалауны, саклау режимы, вакытын күзәтеп торырга тиеш", - дип аңлатты Тарутина журналистларга.

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлек башлыгы Флюра Хәйруллина кул юар өчен, һичшиксез, кайнар һәм салкын су, сөлге булырга тиешлеген әйтте. "Ит саклау өчен суыткычта температура минус 18 градустан югары булмаска тиеш. Термометрдан аны карап торырга була", - диде.

Аның сүзләренчә, ит һава керми торган итеп төргәкләргә җебетелеп түгел, каткан килеш тутырыла. "Суытылган итттән ярымфабрикат продуктлар ясалырга мөмкин. Ләкин туңдырылып җебетелгән иттән ярымфабрикатлар ясарга ярамый", - диде Флюра Хәйруллина. Ул суыткычны ачып, сыер ите ботлап бер-берсенә тимичә эленеп торуын күрсәтте.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин мондый цехлар булдырыр алдыннан ук Роспотребнадзор хезмәткәрен чакырырга кирәклеген әйтте. "Иң мөһиме - ветсанитария эксперты продукцияне күрмичә ветеринария документын рәсмиләштерергә тиеш түгел. Килешү булырга тиеш, алдан кисәтеп, "ветсан" экспертны чакырыгыз", - диде.

"Без, ветеринарлар, кагыйдә буенча мәктәпләргә, ким дигәндә, боты белән барырга тиеш дип әйтеп килә идек. Республика буенча аз комплектлы мәктәпләр бар: аларга боты белән җибәрелгән ит ярты елга җитәргә мөмкин. Бу уңайсыз. Тендорда катнаша торган кешеләр үзләрендә шундый цехлар оештырырга тиеш булалар", - диде Габделхак Мотыйгуллин.
 

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10